Письмо другу ** татарском языке ** тему любимое занятие

0 голосов
116 просмотров

Письмо другу на татарском языке на тему любимое занятие


спросил от (15 баллов) в категории Другие предметы

1 Ответ

0 голосов
ответил от Начинающий (148 баллов)
 
Лучший ответ

Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Миңа бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач яңа дусларым белән аралашам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз.Әти-әнием дә хәзер минем өчен бик шатланалар. Безнең бассейнда уздырылган ярышларга, башка спорт төрләре буенча ярышларга йөрибез. Әтием минем белән горурлана, дип уйлыйм мин.

...